Васильево бистәсендә өй түбәсеннән кар ишелеп төште. Җәрәхәтләнүчеләр юк

2011 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Дзержинского,1 урамында ике катлы торак йортның түбәсеннән кар өеме төште. Әлеге хәбәр 01 янгын сүндерү хезмәтенә узып баручыдан килә. Хәбәрдә кар өеме кешеләр өстенә төште дип әйтелде. Тиз арада килгән  153 нче федераль янгынга каршы янгын сүндерү коткаручылары кар өеме арасында кешеләрне тапмадылар.  Карның күләме 25-35 куб. метрны тәшкил иткән.

Әзләү – коткару эшләрендә 19 кеше  һәм 7 техника катнашты, гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 8 кеше һәм 3 техника. 

ПЧ-153 – 2 техника-6 кеше.

ОГ 8 отряд- 2 кеше– 1 техника

ЖКХ п.Васильево-1 техника, 3 кеше

УВД п.Васильево – 1техника, 2 кеше

БСМП п.Васильево – 1техника, 3 кеше

Администрация п.г.т Васильево  1 техника – 3 кеше.

                 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International