Балаларның куркынычсызлыгы бар нәрсәдән дә югарырак

2011 елның 14 марты, дүшәмбе

Беркемгә дә сер түгел балалар куркынычсызлыгы бар нәрсәдән дә югарырак. Балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен белү белмәүдән күп очракта аларның томышы, сәламәтлеге тора.

Янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен  пропагандалап “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”татар региональ бүлеге район аша Әлмәт бүлегенең инструкторлары Әлмәт шәһәренең 20нче урта мәктәбендә икенче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Әңгәмә “Безнең куркынычсызлык” темага багышланган.  Икенче сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Укычылар бик кызыксынып инструкторны тыңладылар. Инсткутаждан соң, балаларга “Спасик һәм аның командасы”дигән  мультипликацион фильм  күрсәттләр. Моннан тыш, һәрбер укучыга  янгын куркынычсызлыгы буенча белешмә тараттылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International