Биек Тау районы Тимофеевка һәм Байкал торак пунктларында вакытлы янгын постлары булдырыла. Бу чаралар язгы ташулар вакытында куркынычсызлык тәэмин итү дәрәҗәсе кимемәс өчен башкарыла. Дөбъяз һәм Бирюлинск Зверосовхозы авыллары аерым постларында янгын техникасы әзерлеге тикшерелде.
28 мартта 6.48 сәгатьтә Идел елгасында Югары Ослан авылыннан ерак түгел ярдан якынча 150м ерактыкта җылуда кеше бату турында хәбәр килде. 1956 елгы ир-ар иртән боз аша Аракчино станциясенә юнәлде, ярдан ерак китмичә боз астына төшеп китте. 06.51 сәгатьтә ярдәмгә 5 кеше составында ПЧ-112 ФГКУ “ТР 8 ОФПС” дежур караулы килде. «Свияга» судносында ир-атны ярга алып чыктылар һәм ашыгыч ярдәм машинасында Югары Ослан узәк район хастаханәсенә җибәрделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: электр челтәрне монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, җылыту мичнең һәм дымоходның төзек булмау аркасында - 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
Бүген Казанда «2013\2014 уку елы Татарстан Республикасы «Яшәү иминлеге нигезләре» курсы ел укыгучысы» конкурсының йомгаклау этабы башланды. Ярышлар Авиастроительный районы №2 Мәктәпара уку комбинаты базасында узды.
“ЯИН ел укытучысы” конкурсы 2000 елдан башлап 2 ел саен үткәрелә һәм 3 этаптан тора: муниципаль, зональ һәм региональ. Казан, Яр Чаллы, Актаныш, Биек Тау, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат һәм Тәтештә үзган зональ этап җиңүчеләре 2 көн буенда укыту өлкәсендә инновацион методларын күрсәтәчәкләр.
Ярышларның төп максаты – ЯИН укытучыларының профессиональ һәм иҗади дәрәҗәсен билгеләү, аларга ярдәм итү, бүләкләү. Соңгы этап үз эченә “Гадәттән тыш хәлләрдә кешегә куркынычсызлык тәэмин итү”, “Объектта гражданнар оборонасы (уку бинасында) һәм “Гражданнарның хәрби бурычы һәм дәүләт оборонасы нигезләре” бүлекләрен ала.
Авыл җирләрендә янгынчы профессиясен популяризациясе максатыннан Татарстан Республикасы Чулпан авылы аерым посты хезмәткәрләре белән ачык ишекләр Көне үткәрелде.
Экскурсиягә күркәм янгынчы профессиясе эше узенчәлекләре турында белергә Чулпан урта белем бирү мәктәбе укучылары килде. Янгын сүндерү җиһазлары ничек эшли, янгын нигә чыга, чыккан вакытта нәрсә эшләргә, янгын булмас өчен нәрсә эшләргә – боларны барысын да блаларга аңлаешлы һәм кызыклы формада пост хезмәткәрләре сөйләде һәм күрсәтте. Балалар кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар, сорауларын бирделәр. Ә иң ошаганы, әлбәттә – “кызыл машина” булды.
Зөя елгасы күтәрелеп, Буаның Кыят, Черки Кильдураз, Бәбки авыллары янында урнашкан ике күпер су астында калдырган. Хәзер әлеге авылларга урау юллар аша гына кайтып була.
Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итәләр. Гомумән алганда, Татарстан елгалары һәм буаларындагы су нормадан артык күтәрелмәгән.
Бүген Идел буе федераль округы РФ субъектлары вәкилләренең ведомствоара эш төркеме утырышында видеоконференция режимында язгы ташкынның һәлакәтсез узуы турында сөйләшенде. Шулай ук конференцэлемтәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – ТР Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе рәисе Алексей Песошин катнашты. Ул Татарстанда язгы ташуга әзерлек һәм хәзерге вазгыять турында хәбәр итте.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.
Бүген Казан шәһәре Четаева урамында урнашкан КНИТУ-КАИ бинасында дәресләр янгын чыгуы турында хәбәр белән өзелде. Янгын өченче катта молекуляр физика һәм механика лабораториясендә чыкты, бу вакытта 4 студент вакытында чыгып өлгермичә 4 катта калды. Мондый легенданы МЧС хезмәткәрләре үз эшләре тактикасы салынганлыгын гына түгел, шулай ук студентлар һәм укытучылар составының эвакуациягә эзерлек дәрәҗәсен тикшерү өчен уйлап чыгардылар.
Бинада булганнар барсы да шунда ук эвакуация юллары буенча юнәлделәр. Составына экологик һәм промышленность куркынычсызлыгы кафедрасы студентлары кергән янгынчылар дружинасы педагогларга эвакуация эшен башкарырга ярдәм итте, шартлы янгынны беренчел янгын сүндерү чаралары белән сүндерергә тырыштылар.
Мондый чаралар КНИТУ-КАИ укучылары өчен яңа түгел. Алар күп кенә уку дисциплиналары программасына кергән. Оештыручылар сүзләре буенча, уку тренировкасында янгынчылар, студентлар һәм укытучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Бакчачылык ширкәтен янгыннан ничек сакларга, барлык дәүләт янгын күзәтүе таләпләрен ничек үтәргә һәм башка проблемалар бүген Казан шәһәре “Шәһәр бакчачылар ассоциациясе» һәм Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе Татар Республика “ВДПО” иҗтимагый оешмасы белән оештырылган укыту семинарында каралды.
ТР РФ МЧС Баш идарәсе Дәүләт янгын күзәтүе күзәтү эшләре идарәсе бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Игорь Маринин тыңлаучылар алдында бакчачылык ширкәтләренә кагылышлы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, 2013 ел өчен янгын чыгу очраклары статистикасын, янгын чыгу сәбәпләрен һәм материаль югалтулар санын билгеләп үтте.