Бүген Казан шәһәре Четаева урамында урнашкан КНИТУ-КАИ бинасында дәресләр янгын чыгуы турында хәбәр белән өзелде. Янгын өченче катта молекуляр физика һәм механика лабораториясендә чыкты, бу вакытта 4 студент вакытында чыгып өлгермичә 4 катта калды. Мондый легенданы МЧС хезмәткәрләре үз эшләре тактикасы салынганлыгын гына түгел, шулай ук студентлар һәм укытучылар составының эвакуациягә эзерлек дәрәҗәсен тикшерү өчен уйлап чыгардылар.
Бинада булганнар барсы да шунда ук эвакуация юллары буенча юнәлделәр. Составына экологик һәм промышленность куркынычсызлыгы кафедрасы студентлары кергән янгынчылар дружинасы педагогларга эвакуация эшен башкарырга ярдәм итте, шартлы янгынны беренчел янгын сүндерү чаралары белән сүндерергә тырыштылар.
Мондый чаралар КНИТУ-КАИ укучылары өчен яңа түгел. Алар күп кенә уку дисциплиналары программасына кергән. Оештыручылар сүзләре буенча, уку тренировкасында янгынчылар, студентлар һәм укытучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.