Татарстанда әлегә су баскан торак пунктлар һәм инфраструктура объектлары юк - Алексей Песошин

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы РФ субъектлары вәкилләренең ведомствоара эш төркеме утырышында видеоконференция режимында язгы ташкынның һәлакәтсез узуы турында сөйләшенде. Шулай ук конференцэлемтәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – ТР Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе рәисе Алексей Песошин катнашты. Ул Татарстанда язгы ташуга әзерлек һәм хәзерге вазгыять турында хәбәр итте.

А.Песошин билгеләп үткәнчә, 27 нче мартка ТР территориясендә су баскан торак пунктлар һәм инфраструктура объектлары юк.

Су басу ихтималы булган зонага республиканың 42 муниципаль районы эләгә, анда 18 мең 846 кеше белән (шул исәптән 2 мең 146 бала) 220 торак пункт, 27 социаль әһәмияткә ия объект, 55 автомобиль юлы участогы, 36 автомобиль күпере урнашкан.

Потенциаль куркыныч объектлар, тәүлек буена кешеләр йөри торган объектлар, тимер юллары участоклары, түбән күперләр һәм гидротехника корылмалары су базу зонасына эләкми.

Башлангыч фараз буенча, республика территориясендә су күтәрелгән очракта инфраструктурасыз кала торган торак пунктлар юк.

Эвакуация маршрутлары, транспорт һәм су басу ихтималы булган зоналарга эләгә торган торак пунктлардан халыкны күчерү урыннары планлаштырылган.

Белешмә өчен. Язгы ташкын чорында 30 мең 648 кеше сыешлы 153 вакытлы урнашу пункты планлаштырылган, 428 транспорт әзерләнгән.

Кар запаслары бераз нормадан артык, һәм ул язгы ташкынның торышына тискәре йогынты ясый алмый.

Бу чорда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималын киметү максатыннан, 794 млн. 799 мең сумлык превентив чаралар уздырыла.

Песошин хәбәр иткәнчә, төп көч елга юлларын чистартуга, тирәнәйтүгә һәм турайтуга, ярларны ныгытуга, гидротехника корылмаларын ремонтлауга, су үткәрү коммуникацияләрен чистартуга һәм бозны ватуга юнәлдерелгән.

ТР территориясендә язгы суларның тискәре йогынтысын киметү максатыннан, 38 районда шартлату эшләрен башкару планлаштырылган, 63 шартлау урыны билгеләнгән. Шартлаткыч матдәнең запасы тупланган (0,5 тонна).

2014 нче елның 27 нче мартына 10 участокта 6 районда шартлату эшләре башкарылган, 238 кг шартлаткыч матдә сарыф ителгән.

Гидрологик вазгыятьне контрольдә тоту өчен, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит идарәсенең 28 стационар гидрологик постын һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 98 вакытлы постын җәлеп итү планлаштырыла. Һавадан күзәтү өчен, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авиакоткару үзәгенең бер вертолеты һәм “Ак Барс Авиа” ААҖнең бер вертолеты җәлеп ителә. 

"Татар - информ" мәгълумат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International