Зөя елгасы күтәрелеп, Буаның Кыят, Черки Кильдураз, Бәбки авыллары янында урнашкан ике күпер су астында калдырган. Хәзер әлеге авылларга урау юллар аша гына кайтып була.
Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итәләр. Гомумән алганда, Татарстан елгалары һәм буаларындагы су нормадан артык күтәрелмәгән.
Intertat.ru