Бакчачылык ширкәте рәисләрен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтәләр

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

      Бакчачылык ширкәтен янгыннан ничек сакларга, барлык дәүләт янгын күзәтүе таләпләрен ничек үтәргә һәм башка проблемалар бүген Казан шәһәре “Шәһәр бакчачылар ассоциациясе» һәм Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе Татар Республика “ВДПО” иҗтимагый оешмасы белән оештырылган укыту семинарында каралды.

      ТР РФ МЧС Баш идарәсе Дәүләт янгын күзәтүе күзәтү эшләре идарәсе  бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Игорь Маринин тыңлаучылар алдында бакчачылык ширкәтләренә кагылышлы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен,  2013 ел өчен янгын чыгу очраклары статистикасын, янгын чыгу сәбәпләрен һәм материаль югалтулар санын билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International