ВДПО дан балалар йорты өчен Яңа Ел бүләкләре

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Әлмәт балалар йорты балаларын киләсе бәйрәмнәр белән котлар өчен ТРО ВДПО Әлмәт бүлекчәсе инструкторлары Гөлизә Хасанова һәм Аида Әлмөхәмәтова килде. Ихлас күңелле яңа ел теләкләре белән алар балаларга бүләкләр бирде. Бу бүләкләр ТРО ВДПО Әлмәт бүлекчәсенең бөтен коллективы акчасына сатып алынган иде. Баллы сюрпризлардан башка аларга беренче кирәк-ярак әйберләр дә бирелде: перчаткалар, тапочкалар һәм оекбашлар. Шуның белән бергә ВДПО эшчеләре бәйрәмнәре күңелле һәм һәлакәтсез узыр өчен балаларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерергә онытмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International