Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  6 янгын. 5 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: 1 очракның сәбәпләре ачыклана, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын  куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылды.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр,  ДТПга – 6 тапкыр, бозның калынлыгын билгеләү өчен – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

29.12.2014 ел  13.26  Яр Чаллы шәһәре, ГЭС, 5/13 нче йорт.

Биш катлы панель торак йортның беренче каттагы фатирда ут чыга. 2 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 4 кеше коткарылды, шуларның икесе бала. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1962 елгы ир кешене коткара. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International