Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 3 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, җитештерү процессның төзек булмау - 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылды.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
27.12.2014 ел 23.35 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 4/17 йорт.
Биш катлы торак йортның икенче каттагы фатирда ут чыга. 15 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын сүндерүчеләр ике кешене коткара. Янгынны сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
28.12.2014 ел 09.39 Азнакай МР, Карамалы авылы, Төзүчеләр урамы, 48 нче йорт.
Бүрәнәле торак йортта идәндә ут чыга. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1968 елгы ир кешене коткара. Янгынның сәбәбе – мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.