2014 елның 29 декабрендә ГИМС инспекторлары белән техник тикшерү нәтиҗәләре буенча ике боз кичүе ачылды:
- сәгать 11.30 (мск) Мамадыш районында бер полоса буенча, 1150 метр аралыкта Соколка авылы – Яңа Кама Аръягы торак пункты юнәлешендә, йөк күтәрүчәнлек – 1,5 тонна (боз калынлыгы 22 см);
- сәгать 14.30 (мск) Алабуга районында ике полоса буенча, 700 метр аралыкта Покровское авылы – Кызыл Чишмә авылы юнәлешендә, йөк күтәрүчәнлек – 2,5 тонна (боз калынлыгы 29 см).