Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 21тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше зара күргән, 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 3 янгын, ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, баткан кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
12.08.2015 ел 12.29 Тукай МР, «Лазурный» бакчачылар ширкәте, 817 нче участок.
Шәхси кирпеч мунчада ут чыга. Мәйданы 9 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1950 елгы ир-ат зарар күргән. Янгынның сәбәбе – мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
12.08.2015 ел 10.17 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, Чаллы елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1956 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар.
12.08.2015 ел 12.05 Казан шәһәре, Дәрвишләр бистәсе, Комсомол елгасы.
ОСВОД коткаручылары судан 50 яшьлек ир-атны коткардылар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдә