“Мастерс” категориясендә ярышларда “Динамо-Мастерс” ярым финалга чыкты

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

Су полосы буенча Россия җыелма төркеме “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионатында ярышларда өченче тапкыр җиңделәр. “Динамо-Мастерс” Россия җыелма төркеме 15:11 исәбе белән Бразилия ветераннарын җиңеп ярышларның ярым финалына чыкты. Үзенең хезмәттәшен, Илһам Насыйбуллинны, рухландырыр өчен Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре тагын бер тапкыр “Олимп” бассейнында җыелдылар. 14 нче августта җомга көне ярышларның ярым финалы булачак. Төркемебез тагын Үзбәкстан төркеме белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International