Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында янгын бүлеге төзелешен тикшереп карады

2015 елның 7 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты, шулай да Кама Тамагы муниципаль районында берничә иҗтимагый объектлар төзелешен тикшереп карады. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов озата бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International