Россиянең “Динамо-Мастерс” төркеме “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионатында су полосы буенча ярышта икенче матчын Италия ветераннары белән үткәрде. ТР ГТХМ министры урынбасары Илһам Насыйбуллин уйный торган төркемебез Апеннин тауларыннан килгән спортчыларның каршылыгын егып 10:6 исәбе белән җиңде. эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин башлыгында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелегеннән башка төркемебез уңышын теләргә бүген ТР ОГО ФСО “Динамо” Советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та килде.