Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  63 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, баткан кешене эзләү буенча –2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. 

09.08.2015 ел 10.25 Мамадыш МР, Сотово авылы, урман массивы.

МЧС коткаручылары урманда адашкан, 1951 елгы ир-атны табалар. Хәле яхшы, медицина ярдәменән баш тартты.    

 

09.08.2015 ел 19.56 Алабуга МР, Тарловка авылы, «Түбән Кама» милли парк территориясе.

МЧС коткаручылары урман массивында адашкан 3 кешене таба. Хәлләре яхшы, медицина ярдәменән баш тарттылар.    

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International