Азнакайда капиталь ремонттан соң 24 нче янгын сүндерү бүлегенең аерым пост янгын сүндерү депосының ачылуы узды. яңа бинаны кабул итү тантананасында НГДУ “Азнакаевскнефть” башлыгы Марат Зәләтов һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отряд башлыгы Фәрит Хөсәенов катнашкан.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
8 нче марта сәгать 18:00 дән уртача тәүлеклек температура күтәрелгәнгә һәм боз ныклыгы төшкәнгә күрә Татарстан Республикасында Идел елгасы аша Казан шәһәр округында Аракчино авылы (Казан шәһәре) – Югары Ослан авылы (3 км 200 м, киңлеге 40 м) маршруты буенча боз кичүнең эше туктатылган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 21, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 17. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 3, бакча йортлары – 1.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә Янгын сүндерү хезмәте елын үткәрү буенча чаралар планы расланган. Планда Татарстан Республикасында янгын сүндерү һәм коткару һәм авария-коткару бүлекләрнең шәхси составының профессиональ белемнәрен үстерүгә, янгыннарны сүндерүгә һәм юл-транспорт хәлакәт нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару эшләрен башкаруга оператив җаваплау күрсәткечләрен яхшыртуга, иреклелекне үстерүгә, янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрләрен популярлаштыру һәм алга таба гамәли янгын сүндерү спортны үстерүгә юнәлгән чаралар алдан каралган. Янгын сүндерүчеләр югары технологик янгын сүндерү һәм коткару чараларын, заманча җиһазлар һәм кирәк-яраклар алачак.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше зарар күргән. 5 кеше коткарылган.
“Жилище-2016” янгын профилактика операциясе кызаеп бара. Янгыннарны булырмаска һәм янгын куркынычсызлык чаралары турында өй хуҗаларына тагын бер тапкыр искә төшерергә – шундый максат белән Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре шәһәр һәм районның торак секторы буенча профилактик рейдлар үткәрәләр. Бу вакытка бөтен куп балалы уңышсыз гаиләләр инде тикшерелгән. Инвалидлар, ялгыз, карт гражданнар тору урыннарын әйләнеп тикшерүләре дәвам итә.
Яр Чаллыда ташкын вакытында кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итүгә әзерләнү инде башланган. 1 нче мартта 55 нче янгын сүндерү бүлеге территориясендә язгы ташкын вакытында кешеләргә ярдәм итәр өчен билгеләнгән коткару техникасының һәм җиһазларның әзерләнүе тикшерелде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 янгын. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булган.