Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенең иң хөрмәтле ветераннарның берсенә, Виктор Иванович Лачугинга 80 ел тулган. Җаваплы, изгелекле, астында эшләүчеләргә һәм беренче чиратта үзенә таләпчән – шулай дип Виктор Иванович турында элекке хезмәттәшләре сөйли. Юбилярны әһәмиятле дата белән Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләре тәбрикләде. Ветеранга бүләкләр биреп аңа ихлас күңелле 80 еллык юбилее белән тәбрикләү сүзләрен әйттеләр.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә шәхси состав алдында 1994 елдан 2000 елга кадәрь Татарстан Республикасы ЭЭМ Дәүләт янгынга каршы хезмәт идарәсенең башында торган Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең ветераны, эчке хезмәт полковнигы Низаметдинов Исхак Абдулбәри улы хөрмәтләве үтте. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР буенча ЭЭМ җитәкчелегеннән хезмәттәшләр элекке җитәкчене 70 еллыгы белән котладылар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Заманча коткару техникасын күрделәр, һава мендәрле суднода йөрделәр, хәтта көчле квадроциклларны да “иярләделәр” – бу бөтен мөмкинлекләрне Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне нигезендә Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете карамагындагы балалар үзәгенең сабыйларына Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәге хезмәткәрләре биргән.
2016 елның 2, 3 һәм 4 нче мартында республикада кар, юеш кар, яңгыр һәм сибәләү, буран, урыннары белән томан, бозлавык, 16 м/с кадәрь исеп китүләр белән 6-11 м/с тизлектә җил. Юлларда бозлавык.
Ел саен НГДУ “Альметьевнефть” төрле елларда хәрби эш итүләрдә катнашкан оешманың ветераннар очрашуын үткәрә. Һәм быел да алар үзенең гореф-гадәтенә тугры калып зур бәйрәм оештырган, иптәшләрен искә алган, истәлек мемориалына чәчәкләр һәм веноклар куйган, хәрби бурычын үтәгәндә вафат булганнарны тынлык минуты белән хөрмәтләгән, НГДУ “Альметьевнефть” тарих музеенда булган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Ел саен ТРО ВДПО РТ Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсе белән бергә Татарстан Республикасының кешеләре арасында янгыннарны кисәтү һәм янгын куркынычсызлык чаралары пропагандасы буенча чаралар үткәрә. 2016 елның 26 нчы февралендә “Дөнья үз кулларыбызда” дигән янгын куркынычсызлык өлкәсендә фәнни-практик конференция нәтиҗәләнде. Республика буенча турда 4 юнәлеш буенча 34 эш китерелгән иде.
Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне алдыннан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенч белем алу һәм методика үзәгенең хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе белән бергә оештырылган Туполев ис. КМТТУ студентлары өчен оештырылган Ачык ишекләр көне нигезендә университетның Сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык кафедрасының беренче курс студентлары гражданнар оборонасы тарихы һәм бүгенге заманы турында да өйрәнгән, беренче ярдәм күрсәтүдә һәм противогазларны киюдә практика үткән.
Халыкара гражданнар оборонасы көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Илдар Гыйбәдуллин Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гражданнар оборонасын үстерүдә бу истәлекле көннең мәгънәсе турында, шулай да кешеләрне саклау өлкәсендә һәм гражданнар оборонасы өлкәсендә территорияне саклау өлкәсендә федераль законнарда булган үзгәрешләр турында сөйләде.