Яр Чаллыда ташкын вакытында кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итүгә әзерләнү инде башланган. 1 нче мартта 55 нче янгын сүндерү бүлеге территориясендә язгы ташкын вакытында кешеләргә ярдәм итәр өчен билгеләнгән коткару техникасының һәм җиһазларның әзерләнүе тикшерелде. Тикшерү ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд җитәкчелеге һәм “Челныводоканал” оешмасы белгечләре белән үткәрелгән иде. Анда язгы ташкын аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәл вакытында гамәлгә керә торган отрядның бөтен бүлекләре катнашты. Хәрби бүлекләр мондый табигый гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча үзләренең мәсьәләләрне чишүгә әзер булуларын күрсәтте.