Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше зарар күргән. 5 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишек ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
03.03.2016 ел 15.18 Минзәлә шәһәре, Эзләүче урамы,4/6 йорт.
Биш катлы торак йортның дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыга. 20 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын нәтиҗәсендә, 1971 елгы ир-ат зарар күрә. Янгын сүндерүчеләр 5 кешене коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.