ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Русия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның очрашуы үткән. Сүз Иннополиста яңа янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең төзелеше турында барган. Шулай да алар гадәттән тыш хәлләрне галәми мониторинглау һәм прогнозлау системасы сорауларында киләчәктә үзидарә эш итү турында килешкәннәр. Моннан башка, сүз Русия ГТХМ өчен дүрт Ми-8 йөк вертолетларын тапшыру турында барган.

2016 елның 1 нче декабрендә 17.00 дә М.В. Ломоносов ис. МДУ Фундаменталь китапханә залында иминлек һәм кешеләрне коткару тематикасы буенча VIII Бөтенрусия “Кыюлык йолдызнамәсе”фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтәчәк. Фестиваль көч идарәчелекләрен, журналистларны, җәмәгатьчелекне уртак мәсьәләне чишүдә берләштерә – тормыш иминлеге культурасын, патриотик тәрбияне үстерү, бүгенге геройларны, ягъни янгын сүндерүчеләрне, коткаручыларны, башка һөнәрләрнең вәкилләрен, якынына авыр мизгелдә ярдәмгә килеп героизм һәм кыюлык күрсәткән гади кешеләрне хөрмәтләү.

Семашкин Андрей Викторович, ПСЧ-47 ОФПС-1 каравыл башлыгы, Бөтенрусия профессиональ осталык конкурсының дүрт тапкыр җиңүчесе (2010, 2011, 2015, 2016 елларда), Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең биш тапкыр җиңүчесе һәм Татарстан Республикасының алты тапкыр җиңүчесе. Ул янгын сүндерүче-коткаручы һөнәрен 1994 елда ук сайлаган һәм бүгенгә аңа тугры булып кала да, үсеп профессиональ осталыкта яңа казанышларга ирешә дә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, бакча йортында  – 1 тапкыр, транспорт чарада – 1 янгын.  


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

32 нче Казан мәктәбендә янгын нәтиҗәсе буларак, укучылар арасында зыян күрүче юк.

2016 елның 30 нчы ноябрендә 13.23 тә Казан шәһәрендә мәктәп януы турында хәбәр килгән. Бинада төтен булган иде. Беренче катта бер бүлмәдә 15 кв. метрлык мәйданда җиһаз янган иде. Беренче янгын сүндерү бүлекләренең көчләре эчтә калган кешеләрне коткаруга җибәрелгән. Янгын башланганда бинада 497 кеше булган иде.

Бүген Казанга “ОСВОД РТ” региональ иҗтимагый оешмасы республика форумына ОСВОД ның район бүлекләренең рәисләре һәм ТР ГТХМ карамагындагы Иҗтимагый советның район бүлекләренең рәисләре су объектларында кешеләрнең иминлеген тәмин итү мәсьәләсе турында бергә фикер уртаклашыр өчен һәм районннырда күптән түгел корылган ОСВОД бүлекләренең төп эш юнәлешләрен билгеләр өчен килгән. Форум эшендә ТР ГО һәм ГТХ эшләре министры урынбасары Николай Суржко, ТР Иҗтимагый палата вәкиле Елена Муравьева, кече көймәләр буенча ТР баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов һәм ТР ирекле янгын сүндерү хезмәте рәисе Алик Назмутдинов катнашканнар.

Күзәтү эшләре бүлегенең хезмәткәрләре ПЧ-71 ОФПС-7 янгын сүндерүчеләре, полиция хезмәткәрләре, Совет районы администрациясе һәм “Дербышки” идарә итү компаниясенең вәкилләре белән бергә оештырылган профилактик акцияне үткәрәндә йортның торучыларына янгынга каршы истәлек кәгазьләрен биргән һәм аларга өйдә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү төрында искә төшергәннәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, бакча йортында  – 1 тапкыр.  


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряды хезмәткәрләре, Яр Чаллы шәһәре ГИМС инспекторлары Яр Чаллы шәһәре администрациясе карамагында административ комиссия белән бергә, массакүләм мәгълүмат чараларын чакырып, Түбән Кама ГЭС ның түбән бьефында балык тоту урыннары буенча рейд үткәргәннәр. Рейдның төп максаты – боз кату вакытында су объектларында һәлакәтләрне булдырмау профилактикасы һәм балыкчыларның үлемен кисәтү.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 тапкыр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International