Семашкин Андрей Викторович, ПСЧ-47 ОФПС-1 каравыл башлыгы, Бөтенрусия профессиональ осталык конкурсының дүрт тапкыр җиңүчесе (2010, 2011, 2015, 2016 елларда), Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең биш тапкыр җиңүчесе һәм Татарстан Республикасының алты тапкыр җиңүчесе. Ул янгын сүндерүче-коткаручы һөнәрен 1994 елда ук сайлаган һәм бүгенгә аңа тугры булып кала да, үсеп профессиональ осталыкта яңа казанышларга ирешә дә.