Сарытау өлкәсендә зур юл транспорт һәлакәте булды, үлүчеләр күп

2010 елның 3 декабре, җомга

Бүген 3нче декабрь көнне 5 сәгать 35 минутта Самара – Волгоград трассасында “Хайгер” вахта автобусы “КамАз”  машинасы белән капма каршы  бәрелеште.  Юл -трансорт һәлакәте нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды, 26 кешене Сарытау өлкәсендәге үзәк хастаханәгә озаттылар.

Барлыгы автобуста йөртүчесе белән бергә 35 кеше булган, чамалаганча алар  барысы да  Татарстан кешеләре дип фаразлана.  Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кризис хәлләр идарә үзәгендә ышаныч телефоны  ачылды (тел: 292-64-09)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International