Яңа елны каршылау бәйрәме безгә күп шатлык, куанычлар бүләк итә. Күтәренке кәеф үзенә генә хас бәйрәм рухы күңелләргә аеруча үтеп керә. Матур-матур уенчыклар, гирляндалар белән өебезне гадәттәгедән матуррак итү теләге тагын да арта. Ләкин, Яңа ел бәйрәмен янгын, ут фаҗигасе ямьсезләп ташларга мөмкин. Аны булдырмас өчен янгынга каршы дәүләт хезмәте алдан ук кисәтеп куя.
-Бәйрәмдә матур яшел чыршы булуы барыбызга да мәгълүм. Аны һәркайсыбыз мөмөкин кадәр затлырак итеп бизәргә тырыша. Бизәү алдыннан иң беренче чиратта аны сулы яки комлы савытка утыртырга кирәк. Чыршының нык булуын, ботакларның диварга, ә очының түшәмгә тиеп тормавына игъбар итегез . Шулай ук яшел агач җылыту җайланмаларыннан ерактан торса да комачау итмәс. Бизәгәндә исә, кәгазьдән, мамыктан, саламнан ясалган уенчыкларны кулланмагыз, чөнки кәгазь, мамык, салам белән бизәү шәм, бенгаль утларын кабызу янгын чыгуга китерә дә инде. Еш кына чыршы янында балалар шаярып ут төртергә ярата. Бәйрәм көне балалар үзләренә аеруча игътибарлы булуын сорый.
-Әлбәттә, Яңа ел бәйрәмендә шартлаткычлар, салютлар, бенгаль утлары да күп була. Аеруча петардлар белән сак булыгыз, алар 40 градус җылыда үзләреннән-үзләре яналар, шартлыйлар. Шунлыктан уенчык шартлаткычлар сатып алганда аларның иминлек документлары белән кызыксыныгыз.
-Шуны да онытмагыз мәктәпләрдә, мәдәният сарайларында, балалар һәм дәвалану учрежденияләре биналарында яна торган уенчыклар белән бизәлгән чыршылырны икенче каттан да югары урнаштырырга ярамый. Бәйрәм тантанасы вакытында янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше билгеләнергә тиеш; эвакуация өчен кимендә 2 ишек, янгын сүндерү җиһазлары һәм телефон булуы мөһим. Бина эчендә бәйрәм чарасы барганда бенгаль утлары кабызмагыз, фейерверклар, петардлар шартлатмагыз. Өйдән, бинадан чыгып киткәндә электр җиһазларын, гирлянданы сүндереп чыгыгыз.
Яңа ел бәйрәме күңелле һәм фаҗигасез үтсен. Бәйрәмнәр белән!