Бүгенге көндә ТР алты муниципаль район 139 торак пункт утсыз утыра. Барлыгы бер тәүлек эчендә 58 электр тапшыру баганалары торгызылды, 6,95 км электр кабель үткәрелде, 17 торак пункта ут бирелде. Торгызу эшләре дәвам итә. Барлыгы 325 кеше һәм 135 техника эшли. Торгызу эшләре түбәндәге районнарда алып барылды:
Норлат районында 31 электр тапшыру терәк баганалары торгызылды, 19,750 км электр кабель үткәрелде, 16 торак пунктка ут бирелде, тагын 60 торак пунктка ут бирәсе калды.
Аксубай районында 10 электр тапшыру терәк баганалары торгызылды, бер авылга ут бирелде, тагын 30 торак пунктка ут бирәсе калды.
Әлки районында 4 электр тапшыру терәк баганалары торгызылды, бер авылга ут бирелде, тагын 10 торак пунктка ут бирәсе калды.
Яңа Чишмә районында 10 электр тапшыру терәк баганалары торгызылды, 05 км электр кабель үткәрелде, тагын 8 торак пунктка ут бирәсе калды.
Спас районында 3 торак пунктка ут бирәсе калды.
Чистай районында 3 электр тапшыру терәк баганалары торгызылды, тагын 10 торак пунктка ут бирәсе калды.