көнне 14 сәг. 06 мин. ТР 13 районы өлешчә утсыз калды. 267 торак пунктта электр чыбыклары өзелде. Министрестволар һәм ведомство җитәкчеләре, зарар күргән район администрация башлыклары катнашы белән оператив штабны оештырдылар. ТР гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү һәм кисәтү буенча коммисия ике утырышны уздырдылар. ОАО “Сетевая компания” бригадасы төзекләндерү эшләрен алып баралар, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Кризис хәлләр идарә үзәге әлеге хәлләр буенча мониторинг уздыралар.
07сәг. 15 мин. Чистай, Алексеевск, Спасс районнарында утны бирделәр, Аксубай, Актаныш, Әлки, Зәй, Минзәлә, Норлат, Чистай районнарында яшәүчеләргә утны өлешчә биргәннәр. Яңа Чишмә районының 29 торак пунктында әлегә ут юк. Төзекләндерү эшләре дәва итә.