Ниһаять навигация ябылды, ләкин кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләрнең моның белән эш кимеми. Сулыклар юка боз белән каплана башлый. Шуның белән куркынычлар да арта. Әле мәктәп балаларның күбесе ныклап бетмәгән бозның куркынычын белмиләр. Боларын барысын да кисәтү өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәге Казан бүлегенең инспекторлары мәктәпләрдә, лицейларда, гимназияләрдә профилактик дәресләр уздырдылар. Барлыгы Казан шәһәрендә һәм муниципаль районнарында (Арча, Балтач, Югары Ослан, Питрәч, Саба, Теләче) – 319 муниципаль гомуми белем бирү учрежденияләр бар.
Ноябрь эчендә генә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәге Казан бүлегенең инспекторлары 733 лекция уздырдылар, шул лекцияләрне 20 мең кеше тыңлады.