Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә барган. 14 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, ут төртүдән 3 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана. Бер кеше коткарылган, бер кеше зарар күргән.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр барган. 7 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 2 тапкыр, башка чакырулар буенча –3 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.