Узган ял көннәрендә Татарстан сулыкларында 3 кеше батып үлде. Шуларның 1се ир кеше , 1 хатын – кыз һәм 1 бала. Күңелсез хәлләр Норлат, Түбән Кама һәм Лениногорск районнарында килеп чыккан. Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнан бирле 42 кеше батып үлде.
Әлеге кара исемлекне дәвам итмәс өчен, коенырга теләүчеләргә сак булырга киңәш итәбез.
· Кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез (көзән җыерырга мөмкин)
· Таныш булмаган урыннарда чуммагыз, буйлардан ары узып йөзмәгез, суда кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч уеннар уйнамагыз. Шулай ук өреп кабартылган матрасларда яки камераларда еракка йөзеп китәргә һәм судноларга якынлашырга ярамый
· Җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз – анда су төбе өйрәнелмәгән һәм коткаручы постлары юк.
· Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә кагылмыйча гына өслектә йөзәргә кирәк. Аяк-кулларыгыз сабакларына уралса, тукталып алардан арыныгыз