Әтнә районының балалар сәламәтләндерү лагерында Янгын куркынычсызлык көне узды

2012 елның 6 июле, җомга

Бер көнгә Әтнә районының сәламәтләндерү лагеры янгын куркынычсызлык буенча укыту полигонына әверелде. Әлеге чараны Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте гомум россия региональ бүлегенең татар президиумы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе һәм “Татарстан Республикасы янгын сакчылыгы” дәүләт казна учреждениесе оештырды. Уку елы барышында Әтнә районы янгын куркынычсызлык чаралар буенча бик актив катнашты. Районда хәтта янгын – кулланма спорт буенча үзенең командасы бар.

4 июль көнне үткәрелә торган Янгын куркынычсызлык көненә әтнәлеләр бик җитди әзерләнде. Алдан ук янгын куркынычсызлык темага рәсем конкурсын уздырдылар.

Ярышлар үз эченә янгын, янгын – спорт, янгын – коткару эстафеталарын алды. Балалар барлык этапларда да актив катнашты. Бу юлы ярышлар реаль шартка якынлашкан иде.     

Ярышлардан соң, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне  Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте гомум россия региональ бүлегенең татар президиумы хезмәткәрләре алып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International