Бүген иртән Казанның Халыкара аэропортында ике самолет бәрелешкән.
8.12 сәгатьтә Татарстан башкаласы аэропортына Ульяновски-Казан рейсын башкаручы Ан-124 самолеты төшкән. Әлеге самолет Пассажирларны төшереп аэропортның йөк перроны тукталышына борылганда техник тикшерү узучы Як-42 кабинасының өске өлешенә зыян китергән.
Ан-124 бортында 8 кешедән торган экипаж булган, ә Як-42 дә кеше булмаган. Якынча мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк.
Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркем киткән. Хәзерге вакытта һәләкәт килеп чыгу сәбәпләрен тикшерүгә юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Һәлакәт сәбәпләре һәм китерелгән зыян күләме ачыклана, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Идел буе тикшерү идарәсе.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. 2 кеше зарар күргән, 2 кеше коткарылган. Сәбәпләре җылыту җиһазларын дөрес кулланмау аркасында – 3 янгын, янгын белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, газ баллоннарын дөрес кулланмау аркасында - 1 янгын.
Ел башыннан район территориясендә өч янгын чыккан.
150 мең сумга якын матди зыян килгән. Бу турыда Аксубай районы буенча ОНД начальнигы Рөстәм Гафиятов хәбәр итте. Елның салкын чорында һәр кеше җылыда яшәргә тели, әмма күпләр кышкыга алдан ук хәзерләнергә кирәклеген оныталар. Моның өчен төп һәм өстәмә җылылык һәм яктылык чыганагы булып торган җылыту системасын һәм электр җиһазларын тикшерергә кирәк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә барган. 3 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре җылыту җиһазларын дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, 1 янгынның сәбәпләре ачыклана.
Урман янгыннары һәм аларны булдырмау темасына фикер алышуда “Гранпис России” программасы җитәкчесе Михаил Крейндлин, Идел буе-Кама биосфера тыюлыгы директоры Юрий Горшков һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек идарәсе административ практика бүлеге җитәкчесе Илдар Хәнипов катнашты.
Айрат Шәйдуллин җитәкләгән Әгерҗе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе 2012 елда объектларны һәм торак пунктларны янгыннан саклауда ирешкән уңышлары өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсендә III урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Моннан тыш, бу бүлекчә Татарстанда оештырылган “Торакны янгыннан саклагыз” дигән темага республика стендлар смотр-бәйгесендә актив катнашкан өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә барган. 10 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. 1 кеше үлгән. Сәбәпләре: исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын, 2 янгынның сәбәпләре ачыклана.
Иминият бәрабәренә, җиһазланыш дөньякүләм югарылыкта булачак, техника ягыннан тәэмин ителеш тә, димәк, безгә әйбәт кенә эшләргә кала, ә эш системалы рәвештә алып барыла, диде ТР Президенты Р.Миңнеханов
Ачкычларны аларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков тапшырды.
Янгын сагы Казан гарнизоны бүлекчәләре бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры, РФ Гадәттән тыш хәлләр һәм буенча Хөкүмәт комиссиясе җитәкчесе Владимир Пучков кулыннан яңа автомобиль ачкычлары алды. Әлеге 36 берәмлек техника башкаланың янгын иминлеген саклауга, шул исәптән Универсиада объектларында янгын иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итәчәк.
Аны “Казан” халыкара аэропортында Рөстәм Миңнеханов һәм Рафис Хәбибуллин каршы алды
Бүген Татарстанга бер көнлек эш сәфәре белән РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министр Владимир Пучков килде.
Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм башка рәсми затлар каршы алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.