Сарман районы укучылына МЧСтан файдалы киңәшләр

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

    ТР Сарман муниципаль районы Түбән Кама янгынга каршы көрәш отряды Зур Нөркәй авылында аерым пост хезмәткәрләре гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына янгын куркынычсызлыгы турында дәрес үткәрделәр. Балалар дәресләрдән соң өйгә кайткач еш кына йортта кичкә кадәр берүзләре калалар. Элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәү аркасында төрле куркыныч хәлләргә ләгәләр.

    Укучыларга ничек электр җиһазлары һәм газ плитасы белән кулланырга икәнен аңлаттылар, ут белән уйнау куркынычы, йортта янгын чыгу очрагында үз-үзеңе саклап калу чаралары турында сөйләделәр.

    Укучылар коткаручылар киңәшләрен игътибар белән тыңладылар һәм аларны мәҗбүри үтәү турында сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International