Лениногорск янгын көрәшчеләре ярдәме белән

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

    Лениногорск районы Старая Письмянка авылында 19 гыйнварда  шәхси агач йортта кыска ялганыш нәтиҗәсендә ут чыга.

    3 балалы гаилә йорттан чыгып өлгерә. Милекне мөмкин кадәр булган  күләмдә саклап калу максаты белән ир кире йортка кереп китә һәм кул-аякларын пешерә. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә илтелә.

    Лениногорск ирекле янгын сүндерү отрядлары килеп җиткәнче ут агач йортны тулысынча каплап ала. Күрше каралтыларга ут сикерүе куркынычы туа. Соңрак бәла урынына ТР ПЧ-66 ОФПС-11 янгын сүндерүчеләре килеп җитә һәм гомуми тырышлык белән ут ликвидацияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International