Статистик мәгълүматларга караганда, янгыннарның күпчелеге торак секторда чыга. Татарстан Республикасында 2014 елның 1 февраленә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
Безнең районда “Торак-2014” операциясе уздырыла. Күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче карт-карчыклар, гаугалы гаиләләр барысы да исәпкә алынды. Әлеге гражданнар яши торган урыннарда профилактик группалар йөри.
Күп тапкыр кисәтүләр ясалуга, профилактик әңгәмәләр уздырылуга карамастан, районның торак секторында әледән-әле янгыннар булып тора. Узган елның 30 декабреннән 31 декабренә каршы төндә Бөреле җәнлек совхозы поселогында Гагарин урамындагы торак йортта янгын чыкты. Әлеге адрес буенча килеп җиткән янгын сүндерүчеләр төтен баскан йорттан аның хуҗасын һәм кунакка килгән дустын коткардылар. Кунакның гәүдәсе һәм сулыш юллары 56%ка янган иде, аны республика клиник хастаханәсенә илттеләр. Янгынның сәбәбе – йорт хуҗасы өен җылыту өчен кулланган электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү.
2014 елның 1 гыйнварында Биектау авылының Полковая урамындагы 29а йортка ут капты. Янгын бер түбә астында булган мунча белән гаражны көлгә әйләндерде. Янгынга китерүче сәбәп – электр челтәрендәге кыска ялганыш.
9 гыйнварда Дачное бистәсенең Үзәк урамындагы 21 нче йорт, 5 нче квартирада янгын чыкты. Утны хуҗалар үзләре янгын техникасы килеп җиткәнче сүндергәннәр иде. Янгын кухняга зыян китергән. Аның сәбәбе – файдаланган вакытта газ казанындагы газ килә торган шлангларның герметиклыгы югалу. 11 гыйнварда Пермяки авылының Верхняя урамындагы 17 нче йортта янгын чыкты, ут 2 катлы торак йортны һәм гаражны юкка чыгарды. Ут ялмап алган гомуми мәйдан 270 кв. метр мәйдан тәшкил итте. Көне җилле булуга карамастан, янгыннан күршедәге корылмаларга зыян килмәде. Янгынның сәбәбе – мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү.
Биектау муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге тагын бер кат исегезгә төшерә: ”Янгынны сүндергәнгә караганда булдырмый калуы җиңелрәк! Ут белән эш иткәндә сак булыгыз”.
В.ПОТАПОВ, күзәтү эшчәнлеге дознавателе, эчке хезмәт өлкән лейтенанты.