Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын. 3 кеше зарар күрде, 1 кеше коткарылды. Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 3 янгын, кыска ялганыштан – 4 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 8 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
20.01.2014 ел 08.14 Әлмәт шәһәре, Невского урамы, 1
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 21 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1928 елгы хатын-кызны коткаралар һәм Әлмәт хастаханәсенә озаталар. Янгынның сәбәбе - кыска ялганыш.
20.01.2014 ел 20.15 Чирмешән МР, Яңа Ильмово авылы, Ключевая урамы, 7
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 4 кв.м. 1 кеше зарар күрде, 1967 елгы ир-ат. Ул төрле тән җәрәхәтләре белән Чирмешән хастаханәсенә озатылды. Янгынның сәбәбе - тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.
20.01.2014 ел 22.32 Минзәлә шәһәре, Ленина урамы, 132
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 15 кв.м. 1 кеше зарар күрде, 1971 елгы ир-ат. Ул төрле тән җәрәхәтләре белән Минзәлә хастаханәсенә озатылды. Янгынның сәбәбе - тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.