Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, газ җиһазларын янгын куркынычсызлык кагыйдәләренә туры китереп кулланмау аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 2 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.