Апрель башында Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәте Казан отрядында класс квалификациясен бирү өчен Казан отряды янгынчыларының белемнәрен тикшерү чарасы узды. Мондый чараларның төп максаты - янгынчыларның практик эштә барлык белемнәрен куллану күнекмәләрен тикшерү.
Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.
ТР ОФПС-5 янгын часте базасында бүген ирекле янгынчылар дружиналарга керүче Казан рестораннары һәм кафелары хезмәткәрләре янгын чыгу очрагында тиешле чаралар булдыру эшен һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен башкардылар. Теоретик һәм практик курслар тәмамлангач, барлык рестораторларга таныклыклар тапшырылачак.
Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе йорт ишегаллары буенча рейдларын дәвам итә. Яр Чаллы шәһәрендә янгынчылар, ГИБДД һәм күзәтү эшләре Бүлеге инспекторлары шулай ук парковка кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады. Махсус техника билгеләнгән урынга барып җитү 20 мин вакыт тәшкил итте.
Әгәр машиналар алда да кыенлык тудыра торган булсалар, хуҗаларына штраф кәгазьләре җибәрелеп торачак.
ТРК “Чаллы-ТВ” материаллары буенча
30 апрель – Россия янгынчылыгы көне. Бөек Ватан Сугышынында Җиңүенең 69-еллык юбилеена (9 май), Россия янгынчылыгының оешуының 365—еллык юбилеена (30 апрель), Һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу көненә (17 апрель) багышланган чаралар уздыру һәм әзерләнү буенча Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе эш группасы һәм ТР МЧС катнашы белән чираттагы утырыш узды.
Былтыр үз территориясендә чүп-чар яндырган хуҗа тергезгән учакның ялкыны коры үлән буенча үрләп китеп, күршеләрнең мунчасына ут капты. Кызганычка каршы, язгы-җәйге чорда халыкның тизрәк чистарыну теләге – чүп-чардан, коры үләннән котылырга омтылуы менә шундый зур бәлаләргә дә китерә.
Менә тагын язгы санитар җыештыру чоры җитте. Без чисталыкка каршы түгел, ләкин һәр йорт хуҗасы учакларны корылмалардан 50 метрдан ким булмаган ераклыкта гына тергезергә яраганлыгын һәм аның артыннан даими күзәтергә, янып беткәч урынына су һәм ком си-бәргә кирәклеген онытмасын иде. Шулай ук бу вакытта коры үләнгә ут төртү һәм аның үз көенә януы бик зур куркыныч тудыра. Бу сәбәпле күпме йортлар, урманнар, хәтта авыллар көлгә калуы турында телевизордан сөйләп, газеталарда язып торалар. Кемнеңдер ваемсызлыгы, уйлап эш итмәве аркасында зур бәлаләр килеп чыкмасын өчен саклык күрсәтегез һәм кисәтүләргә колак салыгыз.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Россия Федерациясе гражданнар оборонасы , гадәттән тыш хәлләр һәм табигый һәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшләре Министры Владимир Пучков боерыгы белән 14 журналист Россия МЧС “Коткару эше пропагандасы өчен” медальләре белән буләкләнде.
Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе спорт манеженда бүген мәктәп укучылары арасында гамәли-янгын спорты буенча республика турниры тәмамланды. Бу елны ярышлар Россия янгынчылыгының 365-еллык юбилеена багышланды. Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте Татарстан Региональ бүлеге Кубогы өчен Казан, Арча, Яшел Үзән районнарыннан 28 мәктәп кадет сыйныфлары һәм яшь янгын дружиналары төркемнәре ярышты.
Үткән еллар статистикасы күрсәткәнчә, язгы чор җитү белән янгын чыгу очраклары да бермә- бер арта.Моның сәбәбе дә бар, күбебез кар астыннан чыккан чүп- чарны һәм кырыган үләннәрне торак йорт яннарында, басуларда һәм яр буйларында яндыра башлый. Административ характердагы чараларны куллануга да карамастан, ел саен диярлек әлеге тыелган эш дәвам итә. “Минем белән күңелсез хәл килеп чыкмас, учак янында саклап торам ич!”-, диючеләр дә аз түгел.