Яр Чаллы шәһәрендә ААҖ “Вамин Татарстан” филиалында – “Яр Чаллы сөт комбинаты”нда планнан тыш янгын-тактик укулар узды. Легенда буенча, комбинат компрессор цехы аппарат бүлмәсендә аммиак таралуы белән янгын чыкты. Сигнал буенча барлык комбинат хезмәткәрләрен эвакуация юллары аша бинадан алып чыктылар. Комбинат ирекле янгынчылары утны сүндерергә керештеләр. Озакламый №72, 89 һәм 55 ОФПС-15 янгын частьләре командалары килеп җитте. Эш тиз вакытта башкарылды. Җәрәхәтләнүчеләр юк.
Бу елны ТР ГПС икенче федерал янгынга каршы хезмәт отряды 60 еллык юбилеен бәйрәм итә. Отряд эше вакытында коткарылган гомерләр, кисәтелгән куркынычлыклар саны һәм башка күп кенә ирешкән уңышлары белән аерылып тора. Аның тарихында күп кенә җиңүләр; җаваплылык, максатка омтылу, көйле, сыйфатлы хезмәт һәм өлгерлек хас аңарга.
Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе күзәтү эшләре Идарәсе инспекторлары торак йортлар ишегаллары буенча рейдлары дәвам итә. Бөгелмә №64 янгын часте рейдлары нәтиҗәләре буенча, һәлакәт чыгу очрагында янгынчылар эш техникасын куя алмыячак, йорт аралары юллары автомобильләр белән тулган.
Рейдлар ай дәвамында дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр алда проблеманы хәл итү максатыннан тиешле чаралар булдыру өчен соңыннан ЖЭУга җибәреләчәк.
Ю.Исмагилова
informk.ru мәгълүматларыннан
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 90 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 22 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр үткәргечнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 80 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән һәм 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: электр җиһазны куллан вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү – 3 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын, электр челтәрнең саклау аппаратын кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.
12 апрельдә 16.40 сәгатьтә 112 Системасы аша Тукай муниципаль районы Биюрган поселогы янында Кама елгасында кешеләр бәлага ләгүе турында хәбәр килде. Боз ярылу сәбәбеннән ярга чыгу юлы өзелгән. №6 ЗПСО һәм Минзәлә НГДУ «ТатРИТЭКнефть» көчләре белән кешеләр ярга чыгарылды. 19.15 сәгатьтә коткару эшләре тәмамланды. Барлыгы 13 кеше коткарылды:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 78 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган һәм 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
Яңа Кенәр балалар бакчасы балалары өчен бүген Россия янгынчылыгының 365 еллык юбилее алдыннан янгын куркынычсызлыгы тематикасындагы чара үткәрелде. Кызыклы һәм гыйбрәтле дәрес Арча районы ОНД инспекторлары һәм Казан отряды Яңа Кинер аерым посты хезмәткәрләре катнашында узды. Балаларга намуслы янгынчы профессиясе эше турында, янгыннан ничек сакланырга, ут чыкмасын өчен нәрсә эшләргә ярамый икәне турында һәм башка файдалы мәгълүмат аңлаешлы һәм кызыклы формада җиткерелде. Балалар соңыннан инспекторларның сорауларына җавап бирделәр, үз сорауларын бирделәр.
Кама Тамагы янгынчылыгы «Волжские зори» район газетасы редакциясе белән бергә узган атна азагында район үзәгендә Комаров урамы ишегаллары буенча рейд үткәрделәр. Рейдның максаты – йортлар аралары юлларының шәхси автомобильләр белән тулганлыгы дәрәҗәсен тикшерү. Тикшерүләр мондый нәтиҗәләр күрсәтте: болай да тар юллар байтак машиналар белән тулган. Бу, гадәттән тыш чыгу очрагында, янгынчылар махсус техникасын куюына авырлыклар тудырырга мөмкин икәне турында әйтә. Мондый рейдлар район буенча дәвам итә.
“Волжские зори” район газетасы материаллары буенча
Кичә Югары Ослан районында Югары Бистә авылында шәхси йортта янгын чыкты. Якынча сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Урынга беренчеләрдән “Татар Бурнашево” ДПО иреклеләре килде. Тиз янучы материаллар шактый булуы һәм янгын турында хәбәрнең соң килүе утның тиз таралуы сәбәбе булды. Күрше йортлар зыян күрмәде. Коткарылган милек якынча суммасы 1000000 сум.
Кама Тамагы районында Зур Карамалы волонтерлары шәхси мунчаны сүндерделәр. Янгын чыгуының якынча сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.