Татарстан Республикасы Федераль янгынга каршы хезмәте 3 часть 7 отряды бүген Казан шәһәре Мәскәү районы укучылары өчен ишекләрен ачты. Россия янгынчылыгы 365-еллыгы уңаеннан балаларның янгынчы профессиясе белән танышырга мөмкинлекләре булды. Экскурсия часть бүлмәләреннән башланды. Баштан ПЧ-3 башлыгы Наиль Салимзянов диспетчер пультын, уку залын, ял бүлмәләрен күрсәтте. Аннары барлык кунакларны янгын машинасы һәм махсус эш техникасы белән таныштырды. Укучылар янгынчыларны профессиональ бәйрәме белән котладылар, бергә фотога төштеләр.