Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгны, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
24.04.2014 ел 01.38 Яшел Үзән МР Воронино авылы, «Сәламәтлек 2» бакчалар ширкәте.
Ут ике катлы бакча йортында чыга. Мәйданы 16 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1967 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
24.04.2014 ел 10.55 Яшел Үзән МР, Протопоповка авылы, Дубки елгасы.
ЗПСО №2 коткаручылары судан ир-ат мәетен чыгаралар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.