“Хезмәт өчен рәхмәт”, “Бәйрәм белән!”

2014 елның 25 апреле, җомга

      Шундый сүзләр белән Нәфис Галлямов исемендәге мәктәп укучылары ТР №3 ОФПС-7 янгын часте капкалары алдында төсле акбур белән асфальта янгынчыларга “Янгын сабантуе” бәйрәме өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

      Баштан балаларга спорт манежын күрсәттеләр, анары группа янгын частенә юнәлде. Заманча янгын техникасын күрсәттеләр, янгын машинасының мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Соңыннан кунакларга янгын ярышлары үткәрелде. 2 төркемгә бүленеп, “боевка”га киенеп укучылар шартлы янгынны сүндерделәр, иптәшләрен коткардылар. Уңышлары өчен барысы да тәмле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International