Янгынчылык музеенда батырлык дәресе: “Озак яшәгез, янгынчылар”!

2014 елның 25 апреле, җомга

      Россия янгынчылыгы 365-еллыгы уңаеннан “ТР Россия МЧС ГУ ЦУКС» ФКУ иҗтимагый элемтә һәм янгынга каршы пропаганда Үзәгендә “батырлык дәресләре” бара. Мәктәп укучылары өчен мондый чаралар еш үткәрелә. Бу юлы 178 мәктәп укучыларының янгынчылар, аларның профессиясе белән танышырга, эш урынын карарга, янгын ничек сүндерелә икәнен белергә мөмкинлекләре булды. 5 залдан һәм 2.5 меңнән артык экспонаттан торган музейда янгынчылыкның тарихы турында сөйләнде.Экскурсия янгын тематикасындагы фильм белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International