30 апрель – Россия янгынчылыгының 365-еллыгы. Гадәттән тыш идарәчелеге хезмәткәрләре һәм ветераннары бүген Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министрыннан котлау сүзләре алдылар. Министр ветераннарга барлык хезмәткәрләр исеменнән хезмәтләре , яшь буынга калдырылган тәҗрибә, халыкның куркынычсызлыгы сагында уңышлы хезмәт алып барган өчен рәхмәтен белдерде. Барлык янгынчыларга эшләрендә зур уңышлар, рух көче, исәнлек һәм җиңел хезмәт теләде.