Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 135 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән, 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең төзек булмау аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
30.04.2014 ел 01.45 мск Минзәлә районы, Балтай авылы, Яр буе урамы.
Ут шәхси йортта чыга. Мәйданы 30 кв.м. Янгын хәрабәләр арасында коткаручылар, 1947 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.