Россия янгынчылыгының 365-еллыгы уңаеннан башкалада тантаналы чаралар узачак

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

      30 апрель – Россия янгынчылыгы көне. Һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу көненә (25 апрель), Россия янгынчылыгы оешуының 365 еллыгына (30 апрель) һәм Бөек Ватан Сугышының 69-еллыгына (9 май) әзерләнү буенча Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе оргкомитеты һәм ТР МЧС чираттагы утырышы узды.

      1 майда Казанда Җиңү Паркына тантаналы чарага барлык башкала халкы һәм кунаклары чакырыла. Янгынчылар гамәли-пожар спорты буенча чыгыш ясыячак. Барлык теләүчеләр аларның эше ничек баруын, күпме тырышлык таләп итүен һәм авырлыкларын күрә алачак. Тамашачыларның игътибарына янгын сүндерү өлкәсендәге яңалыклар күргәзмәсе оештырылачак. Яшь кунаклар өчен янгын тематикасына рәсем конкурсы планлаштырыла. Бәйрәм “Прогульщики” вокал-инструменталь  төркеме концерты, “Биюче фонтаннар” шоуы һәм милли флаг төсләренә буялган пожар шлангларыннан су салюты белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International