Россия янгынчылыгы 365-еллыгы уңаеннан 40 Яшел Үзән янгынчысы медальләр белән бүләкләнде

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

      Профессиональ бәйрәм – Россия янгынчылыгы Көне уңаеннан ТР федераль янгынга каршы көрәш 8 отряды бүлекчәләрендә хезмәттә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләрне бүләкләү чарасы узды. Аеруча уңышлы эш өчен 40 отряд хезмәткәре медальләргә ия булды. Барлык бүлекчәләр ТР Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы – ТР гадәттән тыш хәлләр һәм граңжданнар оборонасы эшләре министры Рафис Хәбибуллиннан видеокотлаулар алдылар. Яшел Үзән янгын гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Халиуллин барлык бүлекчәләр исеменнән отряд ветераннарына махсус рәхмәтен белдерде.

 

      Резеда Йосыпова, ТРФПС 8 отряды пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International