Шартлы янгынны “Костерда” сүндерделәр

2014 елның 16 мае, җомга

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе һәм ТСЧС Биектау районы көчләре һәм чаралары шартлы янгын сүндерү эшләре буенча тактик берләшкән укулары Татарстан Республикасы Биектау районы Бөреле авыландагы “Костер” балалар белем-савыктыргыч үзәге территориясендә үтте.

Укулар легендасы буенча Биектау муниципаль районының ЕДДСка “Костер” балалар белем-савыктыргыч үзәге торак корпусының 1нче катында ут чыгуы хәбәр ителде.

Янгын подразделениеләр килүенә 1нче торак корпусының 1нче катындагы йокы бүлмәсендә янгын булган иде. Персонал балаларны узе эвакуацияләде. Ләкин 1нче һәм 2нче катта берничә бала ярдәм сорый иде.

Янгынчылар шәхси составының беренче эшләре махсус чараларын кулланып балалар коткаруына юнәлгән иде. Берникадәр вакыттан соң янгынчылар ярдәменә Казан эзләү-коткару отряды дежур сменасы килде.

Укуларда ТСЧС көчләре һәм чаралары составында барлыгы 14 берәмлек техника һәм 47 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International