Җиңел атлетика спартакиадасы көмеше Татарстанга китеп барды

2014 елның 16 мае, җомга

14 майдан 15 майга кадәрь Ижау шәһәрендә Россия МЧС Идел буе региональ үзәге җиңел атлетика спартакиадасында катнашкан Татарстан Республикасының Россия МЧС Баш идарәсе хезмәткәрләре көмеш приз алучылары булып чыкты.

Ярышларда Идел буе региональ үзәге составына кергән 14 команда катнашты. Ярышлар ике этапта үтте. Беренче көндә 100 м, 200 м, 400 м, 1000 м, 5000 м аралы аерым йөгерешләр булды.

Ярышларның беренче көнендә Татарстан Республикасының җыелма командасы лидер булып чыкты. Безнең спортчылар 400 м, 1000 м һәм 5000 м йөгерештә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:

- кызлар арасында 400 м аралыкта икенче урынны Лилия Гафиятуллина алды (ТР ОФПС-2 спортчысы);

- ирләр арасында 400 м һәм 5000 м аралыкта беренче урынны Радель Кашефразов (ТР ОФПС-7 спортчысы) һәм Игорь Головин (ТР ОФПС-2 спортчысы) алды;

- ирләр арасында 1000 м аралыкта Бигаев Артур икенче урынны алды (ТР ОФПС-2 спортчысы).

Икенче көндә 4х400 м катнаш эстафета узды. Шул эстафетада Татарстан Республика җыелма командасы көмешне җиңде.

Соңында барлык команда нәтиҗәләре арасында  ярышлар хуҗалары абсолют лидер булып чыкты. Татарстан җиңел атлетикачылары пьедесталның икенче баскычына менде, ә бронзаны Пермь крае командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International