Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 89 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 12 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән, 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: эретеп -ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычызлык кагыйдәләрен дөре үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга- 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр
15.05.2014 ел 11.23 Казан шәһәре, Горького урамы, 28/17 йорт.
ФГБОУ ВПОП “А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшерү техник университеты”нда 4нче бинада, аэродинамик кафедрасында ут чыга. Мәйданы 15 кв.м. Бер ир –ат зарар күрде, медицина ярдәменнән баш тартты Янгынның сәбәбе - эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.