Республиканың ирекле янгынчыларның оператив эшләре

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Минзәлә районының Воровский исемендәге совхозда сарай янып китте. Янгын янына иң якын Воровский исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасының ирекле янгынчылар командасы тора иде. Алар янгын белән иң беренче көрәшә башлады. Иреклеләрнең оператив эшләре аркасында торак йортны саклап калып булды.

ДПК СП «Воровского» подразделениесе янгын урынына 5 минут эчендә килеп җитте. 20 минуттан соң аларның ярдәменә ПЧ-122 дежур караулы килеп өлгерде.

Янгынның алдан сәбәбе – мунча мичен кулланганда янгын куркынычсызлыкны дөрес үтәмәү.

Мамадыш районының Кече Кирмән авылында торак йортны янгыннан ирекле янгынчыларга коткарырга туры килде. Янгынчылар командасы килгәнче иреклеләр 10 минутта янгынны җиңде. Янгынның алдан сәбәбе – электр җиһаз куллану кагыйдәләрен бозу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International